TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Мәктүпләр / مكتوبلر
Мәктүпләр / مكتوبلر avatar

TGINSIGHT POST

Post #1211

@mektupler

Мәктүпләр / مكتوبلر

Қараулар740Қараулар саны
Жарияланды13 ақп.13.02.2025, 20:59
Мазмұн

Хабардың мазмұны

Мотыйгулла Төхфәтуллин бер хатында мондый сүзләр язып калдырган: «Тукаев <…> “Мохтасар-әл кәфи фи кыйсме әл-гаруз вә әл-кавафи” китабының кафия кыйсмен калдырып, фәкать гаруз кыйсмен генә укыды, гарәпнең ун-уналты төрле шигырь вәзеннәрен, тәкътигъларын кыскача гына укып, мәдхәле шигырьгә юл тапкан иде». Гаруз системасындагы шигырьдә 19 бәхер (төп үлчәм) бар. Шуның өстенә һәр бәхер аерым үлчәмнәре белән бер-берсеннән аерыла. Мәсәлән, «салим» термины «тулы үлчәм» дигәнне белдерсә, «мәхзуф» термины шигырьдәге соңгы буынның бер иҗеккә кимлеген белдерә; «мөсәммән» — сигез кырлы, сигез буынлы; «мөсәддәс» — алты кырлы, алты буынлы дигәнне аңлата. Г. Тукай иҗатыннан рәмәле мөсәммәне мәхзуфка мисал: [— U — — | — U — — | — U — — | — U –] (фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләт) «—» – озын иҗек; тартык авазга тәмамлана, яисә озын сузыклы гарәп-фарсы сүзләрендә очрый, ә төрки сүзләрдә сузык авазларга тәмамланган иҗекләр дә кайчак озын була. «U» – кыска иҗек; сузык авазга тәмамлана; төрки сүзләрдә р/л/м/н/ч/ж/ш хәрефенә тәмамланган иҗекләр дә кайчак кыска булып саналырга хаклы. Мисал (кыска иҗекләрне калын шрифт белән ассызыклап бирәм): [ нәкъ ка зан ар | тын да бар дыр | бер а выл Кыр | лай ди ләр ] [ җыр ла ган да | көй ө чен та | вык ла ры җыр | лай ди ләр ] Бүген гарузда шигырь яза белүчеләр бармы икән? Чыганак: Н. Гаптрәүф