TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Мазмұн
Хабардың мазмұны
Кафия өлешенә килгәндә, «Шүрәле» бәетләрендә рифма соңгы өч иҗеккә туры килә: Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз тор{ган идем}, Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, ур{ган идем}. Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы {урман иде}, Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән й{урган иде}. Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик {кечкенә}, Халкының эчкән суы бик кечкенә — и{неш кенә}. Шуңа Тукай гаруз буенча да, иҗекләр саны буенча да, рифма буенча да искитмәле шагыйрь булып чыга. [Сер ачкандай сөйлим әле, әйе!] Шуның өчен “Тукай – наше всё”. Тукай модернистмы, юкмы – монысы инде мөһим түгел.