TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Мәктүпләр / مكتوبلر
Мәктүпләр / مكتوبلر avatar

TGINSIGHT POST

Post #1213

@mektupler

Мәктүпләр / مكتوبلر

Қараулар683Қараулар саны
Жарияланды15 ақп.15.02.2025, 08:33
Мазмұн

Хабардың мазмұны

Бу мәкаләсендә Ильяс Хаҗиев яшь язучыларның тема ягыннан чикләнгәнлекләре турында да яза, бу хакта уйларын да уртаклаша. Өлкән язучылар да бу турында борчыла, ди. Хәлбуки киңрәк темага язган чакларында ул яшь язучыларны матбугатта чыгарырга бер дә атлыгып тормыйлар бит? Шул ук Ильясның Шәриф Камал премиясен алган хикәясе турында язучылар белән киңәшләшеп алдылар, «Идел»дә чыгармау мәслихәт дигән фикергә килделәр. Беркемгә дә гаеп ягуым түгел, ул карарның үз сәбәпләре бар, шулай да... Шулай да мәхәббәт белән туган авыл, туган авылга мәхәббәт турында язу иминрәк, ышанычлырак юл булып кала.