Хабардың мазмұны
Әйдәгез “гүзәл затлар” турында бер-ике сүз әйтеп алыйк әле. Классикларга мөрәҗәгать итик – каршыгызда Дж. Батлерның мәшһүр “Gender Trouble” хезмәте. Гендер эзләнүләренең нигез ташы. Куркыныч яңгырый, шулаймы? Шулай да, моңарчы каналыбызда чыккан китаплар безне әкрен-әкренләп шушы темага илтте, инде менә килеп терәлдек, дисәк тә була. Беренчедән, “җенес” белән “гендер” төшенчәләрен искә алыйк. Бүген кайсыберәүләр “җенес”не биологик, табигый нәрсә, ә “гендер”ны мәдәни, иҗтимагый төшенчә буларак шәрехли. Ләкин бу бик үк дөрес булмас. Чөнки шушы табигать/иҗтимагыять оппозициясе – дискурсив алым. Бу төшенчәләрнең мәгънәсен кешеләр уйлап бетерә. Һәм ул төшенчәләр әйләнә-тирә дөньяны күзаллавыбызны шәкелләндерә. Батлер уйлавынча, “җенес” тә, “гендер” да – дискурсив конструктлар. Икесе дә хакыйкатьне, “чын нәрсәләрне” тасвирлауга дәгъва кыла, ләкин ул “чынбарлык” кешенең фикерләү нәтиҗәсе, ягъни аның уй-күзаллаулары төзелешенә буйсынган булып чыга. Конструктлар дигәннән, Батлер “гендер”ны “чынбарлык”ка каршы куеп, аны иллюзиягә тиңләми. Моның урынына ул дискурс кысаларында бинар оппозицияләр ничек төзелгәнен, гендерның кайсыбер конфигурацияләре ничек итеп “чын” буларак кабул ителә башлавын, “табигый” һәм “табигый булмаган” арасындагы аерма ничек ясалганын тикшерә. Шулай итеп, гендер/җенес – кешеләр арасындагы аермалар белән идарә итү юлы. Хәтерлисезме, Советлар Союзы турында сөйләгәндә, без перформативлык төшенчәсен телгә алган идек. Перформативлык – ул гамәлне (гадәттә уйсыз-нисез) кабатлап тору. Советлар Союзының ахыргы елларында партсобранияләр, яки, мәсәлән, Ленин бабайга сылтамалар шушындый перформатив гамәлләргә әверелгән. Гендер – шундый ук перформатив гамәлләргә нигезләнгән дискурсив конструкт. Аны көннән-көн яңартып, кабатлап, перформанс кылып торырга кирәк. Башкача әйтсәк, гендер кеше үз тәне белән ниләр (һәм "ни сәбәпле") эшләвенә бәйле. Дискурс кысаларында кайбер гамәлләр “табигый”, кайсыберләре “гайре табигый” буларак билгеләнә, ул билгеләнүләр безнең тормышыбызны да алга алып бара. Һәм менә бер сорау: субъект шушы дискурслардан, аңа тагылган күзаллаулардан азат ителә, яисә аларны үзгәртә аламы? Коллыкны бетерү хәрәкәте, суфражистлар, хатын-кыз хокукларын алга сөрүчеләр, хәтта исламофобиягә каршы көрәшүчеләр бу сорауга уңай җавап бирә. Шуңа күрә без көн саен “гаделлек”, “тигезлек”, “азатлык” төшенчәләре нәрсә аңлатканын яңадан ачыклап торырга мәҗбүр. #academia@mektupler