Хабардың мазмұны
Бүген яхшы бер семинарда катнашырга туры килде (видеоязмасын тиздән җибәрермен). Анда башкорт шигъриятенә җитди анализ ясарга тырыштылар. Гаруз һәм силлабик системалар турында да сөйләделәр. Престиж мәсьәләсе куелды, ягъни кайсы очракларда гарузга мөрҗәгать иткәннәр, ә кайчан силлабик системада иҗат итүне өстен күргәннәр, һәм, гомумән, ике система кисешкәндә, аларны ничек итеп «аера» торган булганнар кебек сорауларга җавап эзләдек. Тукайны да, Мәҗит Гафурины да искә алдылар, әлбәттә. Ә миңа, престиж дигәннән, «Туган тел» шигыре гомумән башка ягыннан ачылды. Фотода сез В. Казыйханның сатирик шигырен укый аласыз (чыганак – @tatargrammar). Ул шигырьнең «теле» бүген безгә бик сәер яңгырый – гадәттә язма текстларда («литературада») тел стандартларыннан нык тайпылмыйча, аларны үтәргә тырышалар. Ләкин шигырь ул кагыйдәләрне боза. Шуңа кызык, яңача яңыгырый. Тукайның оригиналь «Туган тел»е дә үз контекстында – шундый конвенцияләрне бозучы, сәер бер шигырь булырга мөмкин (гаруз сакланса да). Чөнки ул «урам теле»ндә язылган, аның темасы голәмалар арасында таралган жанрларга бәйләнмәгән, ул башка «престиж»ны – Просвещение-inspired миллият телен – куып тотарга тырыша. Башка шундый конвенцияләрне «бозучы», ләкин бүгенге көн күзлегеннән «классик-классик» буларак кабул ителгән шигырьләр бар микән?