Хабардың мазмұны
🔸НИУ ВШЭда магистратурага кабул итү кампаниясе бара! Сезне мин, гадәттәгечә, үзем белем ала торган магистратура юнәлешенә чакырам – «Мусульманские миры в России (история и культура)». Бу уникаль программада мөселманнар яшәгән («мусульманские») төбәкләр төрлелеген таный торган («миры»), аларны бер мәдәнияткә генә буйсындырмаган («России» түгел, «в России») эзләнү оптикасы тәкъдим ителә. 📆8 нче августка кадәр гаризалар кабул ителә! Документларны шушы сайтта тапшыра аласыз. 💰 Быел Мәрҗани фонды программада укый торган берничә студентка стипендия билгеләячәк. Шулай ук көз көне Потанин ис. фонд уздыра торган стипендияләр бәйгесендә катнашырга мөмкин булачак. Программаның телеграм-каналы: @muslimworlds_hse Сорауларыгыз булса, үзем дә җавап бирергә әзермен. Канал турыдан-туры сообщениеләр кабул итә. Килегез, бездә рәхәт 🔥