Хабардың мазмұны
"Үзебездән башка кирәк түгел" Вакыт-вакыт югары трибуналардан бу сүзне ишетергә туры килә. Имеш, телебез/ мәдәниятебез "үзебездән башка бер кемгә дә кирәк түгел". Шуңа без сакламасак бөтенләй юкка чыгачак. Бу сүз белән килешеп булмый. Бу сүз ялган һәм тупас. Ни өчен дисәгез, беренчедән, еш очракта үзебезгә дә кирәк түгел :) Кеше гафил икән, надан икән, бер нәрсәнең дә кирәге юк аның. Югары мәддәләр турында сөйлисе юк - акча, бакча, мунчалары гына булсын аңа. Вә нәгүзү билләһи мин зәликә. Икенчедән, шаккатырлык бай мәдәни мирасыбыз башка милләтләр вәкилләрендә ихлас кызыксыну уятмаган булса, япон телендә татарчасын өйрәнмәсләр иде, төрек телендә дистәләгән (йөзләгән булмаса) китап-диссертация язылмас иде, инде американ-алман-француз-итальян ышпионнарны әйтеп тә тормыйм. Үзебездә гомер бакый кирәкмәгән, тузан җыеп яткан кулъязмаларны чит илләрдән килеп өйрәнеп китәләр иде. Ни өчен? Нәкъ телебезнең, әдәбиятебезнең, тарихыбызның искиткеч бай булган өчен, дөньяда белемнең кадерен аңлый торган кешеләрдә самими кызыксыну, хәтта ярату/ мәхәббәт уяткан өчен шулай ул. Сүзнең кыскасы, үз-үзен мыскылларга кирәкми. Үз кадерен дә белергә зарури.