TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Мәктүпләр / مكتوبلر
Мәктүпләр / مكتوبلر avatar

TGINSIGHT POST

Post #1287

@mektupler

Мәктүпләр / مكتوبلر

Қараулар1,100Қараулар саны
Жарияланды10 қаз.10.10.2025, 01:40
Мазмұн

Хабардың мазмұны

Еш кына — миллият тарихчыларыннан, мөселман кардәшләрдән «элек дин көчле булган, татар халкы гел ислам буенча яшәгән» дигән гыйбарәне ишетергә туры килә. Прогрессивистлар / элекке фәнни коммунизм укытучылары һәм интернетны браузерның икенче нәтиҗәсеннән тирәнрәк каезлый белмәүчеләр — әйе, алар һаман да арабызда — «дини тәгълиматларны фәнни фикерләү алмаштыра, дини гыйлемнәр урынына дөньяви фәннәр укытыла башлый», — дип тә кушарга ярата. Бу сүзләрдә иң кыен, аңлавы бик катлаулы булган нәрсә — дин төшенчәсе. Концептуль яктан, дин — борыңгы, табигый нәрсә түгел, ул төшенчә «дөньявилык» (Secular) белән бер заманда барлыкка килә. Дин — дөньявилыкның игезәк кардәше. Шулай ук дөньявилык та — нейтраль төшенчә түгел, ә Мәгърифәтчелек чорының билгеле интеллектуаль (беренче чиратта, кайсыбер фикерләү, белем җитештерү модельләрен «хорафатлар» дип игълан иткән) операцияләрнең нәтиҗәсе. Динлелек / дөньявилык табигый бүленешне тәшкил итми, бәлкем икесе дә үзләрен табигый, нейтраль булып күрсәтүче, ләкин билгеле контекстуаль шартларда формалашкан, үз заманасының, урын-вакытының таләпләренә җавап биргән концептлардыр. Моны урман уртасында урнашкан бакча карау белән чагыштырып буладыр: ул бакча бакча булып калсын өчен, даими рәвештә актив гамәлләр кылырга — чүпләрен утап, куакларын кискәләп, суын сибеп, җирен эшкәртеп торырга кирәк. Шулай ук дин белән дөньявилык концептлары да аңлаешлы булсын өчен, бер үк вакытта бертакым төшенчәләргә һәм күзаллауларга мөрәҗәгать итү мәҗбүри: иҗтимагый тормыш, шәхси тормыш, җәмгыять сфералары, хорафат, фән, прогресс, модерн һ.б. Моның турында Т. Әсәд болай яза: «XVIII гасыр азагында Англия рәсми чиркәве тарафдарлары аны иҗтимагый фикерне чагылдыра торган институт дип санаганнар. Шулай да моңа нигезләнеп, дин сәяси максатларда кулланылган, яки дәүләт сәясәтенә йогынты ясаган, дип әйтү дөрес булмас иде. Дәүләтнең аерылгысыз өлеше дип саналган рәсми чиркәү инглиз милләтенең туплануын һәм дәвамлы булуын тәэмин иткән. Ләкин инглиз милләте дин тарафыннан формалашкан, яки аңа дин йогынты ясаган дип әйтергә тиеш түгелбез: без рәсми чиркәүне (ул XIX гасырда гына "англикан" дип аталган) аның аерылгысыз шарты (necessary condition) дип кенә күрергә тиеш. Шулай ук, моны исәпкә алып, XVIII гасырдагы диннең иҗтимагый урыны (social location) аның XIX гасыр азагында һәм аннан соң алган иҗтимагый урыныннан аерылып торуы [ягъни диннең роле кимегәне – Мәкт.] турында сөйләргә тиеш түгелбез. Чөнки дин башкача билгеләнгән, ягъни ике тарихи чорның һәрберсендә “диннең” яшәеше өчен төрле шартлар гамәлдә булган». — Formations of the Secular, p. 190.