TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Мазмұн
Хабардың мазмұны
(Бүген — яд итү көне). Иртәләр җитте исә Аклысын кия ярың: Юлларда күзе аның, Ә юлда —җилләр исә, Иртәләр җитте исә... Аклысын кия ярың, Карасын кими әле: Белми ул, белми әле Сугышта ниләр барын, Аклысын кия ярың... Юлларда күзе аның, Ә юлда — куе тузан, Син килеп чыгарсыман Тузанга батып тагын, Юлларда күзе аның... Ә юлда җилләр исә, Җил йөгреп килеп кереп Сөенечләр бирер кебек... Күзләре — юлда гизә, Ә юлда — җилләр исә... Иртәләр җитте исә Уяна кайгым тагын: — Кем белә кабрен аның? Кем чәчәк китереп китә Иртәләр җитте исә? — 1944