Хабардың мазмұны
🔸 Иске татар теленнән AI-тәрҗемәче тест форматында эшли башлый Lisan.Tatar проекты («Бәлки» телеграм-каналы һәм «Мусульманские миры в России» магистратурасы студентлары белән берлектә), Сәхифәләремез'дән илһам алып, иске татар теленнән тәрҗемә итә торган сайт тәкъдим итә! 👉https://lisan.tatar 📙 Сайт ясалма фәһем ярдәмендә басма китапларны җиде телгә: татар, рус, инглиз, төрек, үзбәк, казакъ, гарәпчәгә тәрҗемә итә; чыганакларга сайланган телдә контент-анализ ясап, аларның эчтәлеген кыскача сөйли ала*. Фото, PDF, текст форматлары белән эшли. Һәр кулланучы, тәрҗемәчене сынап карар өчен, бушлай берничә запрос җибәреп карый ала. *AI җаваплары төгәллек гарантиясен бирми. Классик татар язуын (шул исәптән кулъязмаларны) танып алу модельләрен үстерү эшләре дәвам итә — уңышлы модельләр ирекле куллануга куелачак.