TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Мәктүпләр / مكتوبلر
Мәктүпләр / مكتوبلر avatar

TGINSIGHT POST

Post #1300

@mektupler

Мәктүпләр / مكتوبلر

Қараулар1,220Қараулар саны
Жарияланды31 қаз.31.10.2025, 13:33
Мазмұн

Хабардың мазмұны

Һәм тагын мөһим бер-ике сүз. 1. Бу проектның ясалу тарихы — үзе бер хикмәт. Аерым рәхмәтләрне @aidarurist'ка белдерәбез! Проектның тормышка ашырылу тарихын, аның техник нечкәлекләре турында Уфадагы «Ихлас» мәчете нәшер итә торган «Ихлас Шәриф» журналының яңа санында укып булачак! 2. Уртача тәрҗемә вакыты — бер биткә 2-3 минут. Бушлай версиядә 3 биттән арткан файлларны җибәрү киңәш ителми. 3. Газеталарны тәрҗемә иткәндә, төгәллек югары булсын өчен, һәр колонканы аерым кертү киңәш ителә. Һәрхәлдә, система тулы сәхифәне дә эшкәртеп карый ала. 4. Фикерләрегез, тәкъдимнәрегез белән бүлешергә, хаталар турында сөйләргә оялмагыз: t.me/mektupler?direct. (Тагын кайсы телләрне кушу кирәк?) 5. Һәм, әлбәттә, хәбәр белән бүлешергә онытмагыз!