Хабардың мазмұны
Сез Lisan.Tatar – иске татарчадан басма текстлар тәрҗемәчесен сынап карарга җитештегезме? Ә кулъязмаларны, шул исәптән метрика язуларын, тәрҗемә итү сервисын булдыруыбызны телисезме? Без шундый тәрҗемәчене ясарга тотынабыз. Аны ничек ясарга икәнен беләбез. Шуңа күрә 1) материаллар җыюны һәм 2) волонтерлар туплауны игълан итәбез. 1) Иске татар телендәге кулъязма материаллар һәм аларның кириллицадагы дөрес тәрҗемәләрен җыябыз. Болар хатлар да, метрика язулары да, фотография имзалары да булырга мөмкин. Уртаклашырга хокукыгыз булган материалларны [email protected] почтасына җибәрегез. Зинһар, хатларыгызда кайсы файлга кайсы тәрҗемә караганын билгеләп узыгыз. 2) Программаны "өйрәтү" өчен материаллар кертергә әзер булган волонтерлар туплыйбыз. Кирәкле күнекмәләр – иске имлядагы текстта юл кайда башлануын һәм тәмамлануын танып, аны кириллицадагы тәрҗемә белән тәңгәл китерә белү. Өстәмә рәвештә бернәрсә дә тәрҗемә итәргә кирәкми. Әгәр Сез "булган тәрҗемә буенча текстны күзәтеп бара алам" дәрәҗәсендә иске татарчаны беләсез икән — Сез безгә туры киләсез! Бу эшкә көненә 1 сәгать багышлый алсагыз, бик яхшы булыр, әмма даимилек шарты белән, 15 минутыгыз да зур өлеш кертә ала! Безгә t.me/mektupler?direct аша языгыз. Хатта 1) исемегезне, 2) иске татар кулъязмалары белән эшләү тәҗрибәгезне һәм 3) көненә күпме вакыт бүлеп бирә алуыгызны язарга сорыйбыз. Модель әзер булгач, ул ачык кулланышка чыгарылачак. Шулай итеп, һәркем аны, программаның мөмкинлекләрен (һәм чикләүләрен) исәпкә алып, үз ихтыяҗларында куллана алачак.