Хабардың мазмұны
Late Soviet Татарстан әдәбиятында ике зур шаукымны билгеләп була кебек. Ул чордагы Татарстан икегә бүленгән – индустриализация барган көньяк-көнчыгыш, Кама буе районнары, икенче яктан – авыл тормышын саклаган, ләкин Казан белән һәрчак бик тыгыз бәйләнештә торган Казан арты төбәге. Әдәби барышның да локаль контурларын сызып була микән? Булса да, бик шартлы рәвештә генә, чөнки бу бүленешләр географик картада түгел, ә шәхесләрнең эчке дөньясында барган. Шартлы рәвештә генә «индустриаль» (Гариф Ахунов, Мәхмүт Хәсәнов, Шамил Бикчурин) һәм «авыл» прозаларын билгеләп узарга буладыр (Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев). Һәрхәлдә, искә алынган язучыларның иҗатында ике тема да бер-берсе белән чиратлашып, ә кайчак үрелеп тә барган. Шуңа бу бүленеш бик сай гына. Ләкин мин бу бүленешнең эвристик потенциалын киләсе нәрсәдә күрәм. Индустриаль процессларга һәм «нефтьче» язучыларга җавап буларак язылган әдәбиятта шәһәр һәм модерн – «ят», «рухсыз» дөнья буларак кабул ителә, ә «чын», «дөрес» тормыш, табигыйлык, шул исәптән миллилек, бары авылда, бигрәк тә иске авылда гына табыла дигән фикерләр таралды. Бу ике тема бер-берсен ягулык белән тәэмин итеп, мәдәни конфликт тудырды. Әйтергә кирәк, бу «татар» әдабиятына гына хас нәрсә түгел, гомумән совет әдабиятында күзәтелгән нәрсә. «Деревенщиклар» (Распутин, Шукшин, Астафьев), әрмән (Матевосян), удмурт (Красильников), мари (Колумб), башкорт (Мусин, Кәрим) әдәбиятлары, яисә «совет Востогы»нда «маңкорт» төшенчәсен керткән Чыңгыз Айтматовлар «милли архетипларны» эзләүдән бигрәк, совет милләтләрен «кан һәм туфрак» белән бәйли торган примордиаль карашларны ныгытты гына. Милләт язмышы турында борчылулар нәтиҗәдә милли билгеләмәләрне катырып, милләткә карата саклану-саклап калу дискурсын гына куллану мөмкинлеген калдырдылар. Милләтчелек риторикасы 90 нчы елларда гына барлыкка килгән нәрсә булмыйча, 60–80 нче еллардагы эко-милләтчелек әсәрләрендә һәм шуларның проекциясе булган тарихи романнарда (Фәттах, Хәбибуллин), пансовет феномены буларак формалаша башлаган, дигән йомгакка килеп була. Совет модернизациясенең әдәби рефлексиясе «үзебезнекен читләрдән саклау» изоляционист риторикасына, милләтләрне эссенциалистик рәвештә күрүгә китерде. Инде бүгенге вәзгыятьтә яраткан язучыларыбызны тарихи контекстларыннан аермыйча, текстның эчке логикасына бирешмичә, аның тозакларына эләкмичә, уйланып укысак, никадәр яхшы булыр иде...