TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Мәктүпләр / مكتوبلر
Мәктүпләр / مكتوبلر avatar

TGINSIGHT POST

Post #1352

@mektupler

Мәктүпләр / مكتوبلر

Қараулар543Қараулар саны
Жарияланды19 нау.19.03.2026, 10:00
Мазмұн

Хабардың мазмұны

🌟 Якынлашып килүче Ураза бәйрәмнәре уңаеннан, рамазан белән хушлашканчы, сезгә иске татар теленнән Lisan.Tatarэксперименталь тәрҗемәчесенең яңа версиясен тәкъдим итәбез! 🔸 Тәрҗемәче хәзер тизрәк эшли, бер запроста 20 бит, 100 мб'лык файлларны эшкәртә ала! Күләмле битләр өчен PRO режимын кулланырга киңәш ителә. 🔸 Басма текстларны 12 телгә (шул исәптән башкортчага) тәрҗемә итәргә, 3 әлифбага транскрипт ясарга, кыскача эчтәлек соратырга була.* 🔸 Яңа функцияләрдән – тәрҗемә тарихын саклап бару, онлайн-редактор һәм шуңа тоташтырылган ЯФ нигезендә сүзлекчә. Димәк ки, хәзер тәрҗемәдә чыккан берәр сүзне аңламасагыз, сайтта бер төймәгә генә басып, аның мәгънәсен ачыклап була. Бу бигрәк тә гарәп-фарсы сүзләре белән эшне җиңеләйтәчәк. Ә тәрҗемә иткән мәктүпләрегез бүтән югалмаячак! Сез аларны йөкли дә, сөртә дә аласыз. * ЯФ көннән көн акыл җыеп барса да, аның җавапларына төгәллек гарантиясе юк 🔥Сайт:lisan.tatar 📙Тәрҗемәче:lisan.tatar/mektupler ☄Хаталар булса:[email protected]