Хабардың мазмұны
Бу рамазанда «Сәхифәләремез» × «Lisan.Tatar»проектлары көчләрен берләштереп, акыллы китапханәгә нигез сала! 🌟lisan.tatar/sahifelerimiz Биредә классик имляда язылган китаплар тупланган. Сез хәзер: 🔸 автор, ел, нәшрият, типография, серия, жанр, тел фильтрлары буенча эзли; 🔸 һәр китапның кыскача эчтәлеген сората; 🔸 100 биткә кадәр булган китаплар белән турыдан-туры AI-чат форматында унике телдә сөйләшә аласыз! 🌟lisan.tatar/sahifelerimiz/matbugat Ә бу сайтта имляда басылган газета-журналлар тупланган – нөсхәләр саны 10 меңгә якынлаша! «Вакыт», «Шура», «Йолдыз» һәм башка басмалар: 🔸 милади һәм һиҗри календарь буенча тәртипкә салынган; 🔸 кыскача эчтәлек ясату мөмкинлегенә ия; 🔸 AI-чат форматында эшли. 🔸 Сез сайлаган өлешләрне 12 телгә тәрҗемә итә аласыз! Китапханәгә ирешү – бушлай, ә ясалма фәһем иске имля текстларын моңарчы күрелмәгән арзан бәягә анализлый, матбугат сәхифәләрен тәрҗемә итә, сорауларга җавап бирә ала. 🔥Канал: @sehifeleribiz@mektupler ☄Хаталар булса:[email protected]