TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Мәктүпләр / مكتوبلر
Мәктүпләр / مكتوبلر avatar

TGINSIGHT POST

Post #1354

@mektupler

Мәктүпләр / مكتوبلر

Қараулар570Қараулар саны
Жарияланды19 нау.19.03.2026, 10:02
Мазмұн

Хабардың мазмұны

Бик күпләрнең гаилә тарихы белән кызыксынуын исәпкә алып, кулъязмаларны тәрҗемә итә алырлык модельләрне үстерү максатларын күздә тотып, түләүле тест режимында Lisan.Tatar Шәҗәрәче сервисы эшли башлый. Кулъязмалар ЯФга әлегә авыр бирелә, ләкин, мәсәлән, исемнәрне танып алуда зур алга китешләр бар. Былтыр ясалган тәрҗемәчене сынап караучыларның фикерләренә колак салып, яңа сервисны булдырырга карар кылынды: 🌟lisan.tatar/shajara Lisan.Tatar Шәҗәрәче «сорау-җавап» форматы белән генә чикләнмичә, үзе гамәлләр кылучы агент буларак эшли (хәер, шуңа өйрәнә генә әле). Ул сезнең урынга: 🔸 метрик кенәгәне укып, аның эчтәлеген тәрҗемә итәргә тырышачак*; 🔸 таблицалар төзеп, анда искә алынган шәхесләрне аерып күрсәтәчәк; 🔸 үзе туганлык җепләрен билгеләп, схемалар төзеп бирәчәк – сез аларны төзәтә аласыз. 🔸 мәхәллә буенча статистик анализ ясаячак – уртача гомер озынлыгы, мәһәр күләме, вакыйгалар сезонлыгы һ.б.! * ЯФ ясаган тәрҗемәне Сез шунда ук белгечкә төзәтүгә җибәрә аласыз ☄Хаталар булса:[email protected]