TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Мәктүпләр / مكتوبلر
Мәктүпләр / مكتوبلر avatar

TGINSIGHT POST

Post #959

@mektupler

Мәктүпләр / مكتوبلر

Қараулар1,860Қараулар саны
Жарияланды4 нау.04.03.2024, 20:55
Мазмұн

Хабардың мазмұны

Укуның өченче модуле ахырына юнәлеп килә. Инде озак вакыт ниләр укыганыбыз турында язмый тордым. Моны төзәтәбез. Ислам дискурсы турында сөйләшкәннән соң без империя арадашчыларына күчтек. Ян Кэмпбеллның «Knowledge and the Ends of Empire: Kazak Intermediaries & Russian Rule on the Steppe, 1731–1917» дигән хезмәте турында фикер алыштык. (Хезмәтнең атамасында ук ике мәгънәлек бар: «end» сүзе «кырый», «азак», «оч» дип тә, шулай ук «максат» дип тә тәрҗемә ителә ала). Кемнәр алар – арадашчылар? Бер яктан империя түрәләре торса, икенче яктагылар кем була? Империя белән арадашчыларны коллаборационист дип атап буламы? Китапта төрле шәхесләр, шул исәптән Ибрай Алтынсарин эшчәнлеге мисалында империя белән аралашу механизмнары анализлана. Ибрай Алтынсарин – Казакъстан тарихында мәшһүр зат, милли әдәбиятка нигез салучыларның берсе, педагог, фольклорист. Тик... Алтынсарин татар тарихында шайтан урынына күрелгән Н.И. Ильминский белән яхшы мөнәсәбәттә торган. Бүген Алтынсарин фигурасына казакъ милли тарихында бик зур әһәмият бирелә. Бик күп михнәт чиккән халык өчен гел борчылып торучы, А. Бисенова әйтүенчә, иртә саен: «утром мажу бутерброд — сразу мысль: а как народ?» — дип көенеп торган каһарман буларак күрсәтелә ул. Һобсбаум төшәнчәләрен кулланып, И. Алтынсарин империя белән аралашкан вакытта «казакъ» милләтен «ача» дисәк төгәлрәк булыр. Империя белән арадашчыларны коллаборационист дип атау – хата. Чөнки бу ике яклы аралашу түгел, ә ике якның барлыкка килүенә илтә торган аралашу үрнәге, дигән нәтиҗә ясый Ян Кэмбелл (гадиләштереп әйткәндә). М. Ходарковский «Groom and Govern: Nineteenth-Century Native Interlocutors on Russian Colonial Frontiers» дигән мәкаләсендә шулай ук арадашчылар турында сөйли. Тик аңарда ул шәхесләр агентлыктан мәхрүм ителә. Чыгышлары белән җирле халыклардан булып империя институтларында хезмәт куйган шәхесләр мисалында ул империянең кичектергесез басымын күрсәтергә тели. Үз халкы белән империя арасында калган шәхес шушы сәясәтне тормышка ашыруда бер корал буларак кына күрсәтелә. #academia@mektupler