Хабардың мазмұны
Җәдитләр турында күп яздылар һәм язалар. Тик җәдитләр турында язылган әдәбиятның күпчелеге – чүп-чар. Ни өчен, дисезме? Чөнки еш кына җәдитләр турында язучылар шуларның телендә үк яза. Тәрәккый (прогресс), мәгърифәт, мөсавәт (тигезлек), гадәләт (гаделлек)... Әйтерсең, тарихта моннан башка тема юк. (Бу теманың актуальлеге җәдитләрне милләт аталары дип күрүгә дә бәйле дип әйтми булдыра алмыйбыз.) Җәдитләр ниндирәк карашта торган соң? Алар телендә сөйләсәк, шушындыйрак хикәя килеп чыга: янәсе, мөселманнар артта калган, һәм алар прогресс юлына басып кына кыргыйлыктан цивилизациягә чыга ала. Тарихи хезмәт чүп-чар булмасын өчен, тарихчы үзенең каһарманнары белән кушылып бетмичә, тикшеренү эшендә алардан бераз гына булса да дистанция алып сөйләргә тиеш. Шуңа күрә без тарихта прогресс барлыгын сорау итеп куеп, җәдитләрне шул сорауга «бар» дип җавап бирә торган, тик алардан башка бу сорауга төрлечә җавап бирә торган бик күп акторлар булганын истә тотып, тәнкыйди карашны саклап калырга тиешбез. Ә. Халиднең «The Politics of Muslim Cultural Reform» әсәре – нәкъ шундыйлардан. Җәдитләр буенча саллы классика. Заманында бик «прорывной» булган хезмәт. Башлыча Урта Азиядәге җәдитчелеккә багышланган, тик татарлар турында да бик күпне бәян иткән* хезмәт җәдитчелек хәрәкәтен мөселман дөньясының Госманлы дәүләтеннән башлап Индия кебек төрле почмакларына үтеп кергән модернга җавап буларак күрсәтә. Колониаль иерархияләр, белем ясалуы һәм таралышы һәм, әлбәттә, ысулы җәдит – болар барысы да аналитик рәвештә, җәдитләр турында җәдитчә сөйләүдән читләшеп, уйланырлык һәм уйлатырлык сорауларга төрелеп тәкъдим ителә. Әлбәттә, һәр классик хезмәтнең үз тәнкыйтьчесе табыла. Ходаның рәхмәте, бу юлы да табылды... Тик моның турында башка бер төнне сөйләшербез: وهنا أدرك شهرزاد الصباح فسكنت عن الكلام المباح *Әйтик, еш кына Урта Азиягә җәдитчелек татарлар аша үтеп кергән, дип сөйлиләр. Ә империя түрәләре исә Урта Азиядәге татарларны ислам шартларын катгыян үтәргә өндәүчеләр дип күргән... #academia@mektupler