TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
Сувгийн жагсаалт руу буцах
Татар авыллары avatar

TGINSIGHT CHAT

Татар авыллары

@tatderevnya

Pictures and photos

✨ татар авылы ✨ авыл ✨ татарлар ✨ 🔸матур татар авыллары 🔸балачак хисләре 🔸авыл тормышы 🔸әбиләр һәм бабайлар Татар авыллары ВКонтакте: https://vk.com/tatderevnya

Дагагчид222Одоогийн дагагчдын тоо
Хянасан нийтлэлүүд110Индекслэгдсэн нийтлэлийн тоо
Сүүлийн хамрах хүрээ20,409Сүүлийн үзэлтийн нийлбэр
Сүүлийн нийтлэлүүд

Сүүлийн нийтлэлүүд

1/10 хуудас · 110 нийтлэл

Нийтэлсэн 3-р сарын 19

Минем дәүәни гел шулай әйтә иде ✨

438 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 31

Гел яктыга гына омтыла, Керсез бит ул күңел дигәнең: Бүгенгесе булса болытлы, Иртәгесен кояш чыгар дип, Туар көннең көтә килгәнен. Гел биеккә генә омтыла, Бик хөр бит ул күңел дигәнең: Түбән төшсә бүген әгәр дә, Иртәгесен биек менәргә Туар көннең көтә килгәнен. Гел яхшыга гына омтыла, Оптимист ул күңел дигәнең: Җимерелсә дә бүген хыялы, Төзермен дип яңа дөньяны, Туар көннең көтә килгәнен. Хыялланыр өчен туктаусыз, Һаман шулай өмет итәргә - Ярый әле туар көннәр бар, Ярый әле килә Иртәгә!!! Фәнис Яруллин

604 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 30

Кем? 🌷Иптәшләр Татарлар

471 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 30

Зимняя пора в деревне Зарипов Ильдар Касимович (1939-2012) – советский и российский художник. Народный художник Российской Федерации (2002). Одной из главных тем творчества Ильдара Зарипова была жизнь татарской деревни.

1,850 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 26

Әбиебезнең алтын алкалары ❤️

3,540 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 25

Карлар һәм таулар Ак каймактай акмыйлар шул, Күктән карлар. Үз көенә җайлап җиргә, Төшә алар. Ак каймактай, югыйсә кар Яуса, әгәр. Тау ясавы булмас иде Авыр, мәгәр. Ә дигәнче куяр идек Өеп аны. Берне түгел, әйе, әйе, Сигез-унны! Ак каймактай акмыйлар шул, Күктән карлар. Күбәләкләп төшкәннәрдән, Калка таулар. Люция Әблиева

491 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 17

Авылда рәхәт 😍

501 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 16

Татар Бүләре авылы, Мөслим районы, Татарстан И минем туган авылым, Иң газиз булган җирем, Монда тәүге аваз салган Тәүге ачылган телем. Тәүге адымнарым атлап, Йөгереп киткән өем. Һәр адымыма сөенгән Әткәм-әнкәем минем. Яланаяк йөгерә-йөгерә Су ташыган урамым. Монда тәгәрәшеп уйнап Бергә үскән дусларым. Монда яшьлек, мәхәббәттән Тәүге җырларым туган. Иң саф, иң нечкә күңелем, Моң белән сугарылган. Әткәм-әнкәм, авылыма Хөрмәтем, мәхәббәтем. Чын күңелдән, чын йөрәктән Сезгә олы рәхмәтем. Роза Файзуллина #мөслимрайоны@tatderevnya

1,630 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 10

Шулай итә идегезме?

473 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 10

ТӨШӘМЕ ИСЕҢӘ? Авыл өе. Зур мич тора Горур басып почмакта. Әнкәем куллары аны Буяп куйган ап-акка. Ул чорның бойлеры иде: Зур казанда — кайнар су. Тыштан туңып керсәң әгәр, Җылы мичкә аркаң куй. Итек-бияләйләр кибә, Төннәрен мич башында. Солдаттай гел басып торды Күмер чүлмәк, каршында. Күмеркәйләр әзер торды Куярга самоварны. Дуслар килә, чакырмыйча, Сизенеп сагынганны. Хлорсыз кое сулары Көттермәс, кайнап чыгар. Чәй эчмичә чын татарым Белмим шул, ничек чыдар?! Мич башында итекләргә Помидор тутырдылар. Алар шунда изрәп-пешеп, Кызарып утырдылар. Мичтә ипикәй пешкәндә Өйләр тулды исенә. Шигырь укучым, синең дә, Төшәме болар исеңә? ГӨЛНАРА ӘХМӘТШИНА

3,870 views

Нийтэлсэн 12-р сарын 9

Тиздән 😍

6,130 views
123•••910
Өмнөх1/10 хуудасДараах