Содержимое
5 ел элек без табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан Борбаш пансионатына зур өметләр белән килдек. Безне Альберт абый, Динә апа һәм барлык остазлар үзләренең җылы карашы, ихласлыгы белән каршы алдылар. Алар безнең балаларга белем генә түгел, тормыш дәресләре дә бирделәр. Балаларыбызның һәрберсенә шәхсән караш, сабырлык, аңлау, ярдәм күрсәтүегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең тырыш хезмәтегез, җан җылысын биреп эшләвегез бәяләп бетергесез. Пансионатта балалар бердәмлекне, дуслыкны, ихтирамны аңлап үсте. Хөрмәтле остазларыбызга, тәрбиячеләребезгә, пешекчеләргә, җыештыручыларга, барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһ Тәгалә сезгә сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар, тормышыгызда бәрәкәт бирсен! Муфтахов Муса гаиләсе 🤲🌸🌺🌟