TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← ОБФ Ярдам-Помощь
ОБФ Ярдам-Помощь avatar

TGINSIGHT POST

Post #5843

@fond_yardam

ОБФ Ярдам-Помощь

Просмотры233Количество просмотров
Опубликован3 февр.03.02.2026, 07:49
Содержимое поста

Содержимое

2017 елда 2 февраль көнне хезмәттәшебез, “Ярдәм” фонды каршындагы “Иман” радиосын алып баручы Эльвира Ибраһимова вафат булды Балтач төбәгендә Таузар авылында туып үскән Эльвира радио үсешендә эз калдырды. Тавышы, сүзләрен күзе күрмәүчеләр аеруча яхшы хәтерли. Ул «Биектау FM»да беренче диктор булды, “Татарстан” һәм “Болгар” радиоларында программалар ясады. “Азан” һәм “Иман” радиолары аша дин таратты. “Ярдәм” хәйрия фондында яратып эшлəде. “Иман” радиосында эшләүдән тыш, ул фонд эшчәнлегенә багышланган видеожурнал чыгара иде. Интернетта Эльвира Ибраһимова эшләгән журналларны да карап, тыңлап, мәгълүмат туплап була. Киң күңелле, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга торган, кирәк чакта киңәшен бирә белгән Эльвира безнең арабызда булмаса да, аның көләч йөзе, күңелләр түренә үтеп керә торган сихри тавышы “Ярдәм” мәчетенә килүчеләрнең хәтерендә саклана. Язган шигырьләре хәтеребездә кала. https://yardemfond.ru/2026/02/02/hezm-tt-shebez-elvira-yadkare/