TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← ОБФ Ярдам-Помощь
ОБФ Ярдам-Помощь avatar

TGINSIGHT POST

Post #5915

@fond_yardam

ОБФ Ярдам-Помощь

Просмотры214Количество просмотров
Опубликован8 мар.08.03.2026, 12:20
Содержимое поста

Содержимое

"Безгә торак бирделәр – без «Ярдәм» мәчете каршындагы пансионатта яшибез, биредә үк «ДАН» спорт комплексы да урнашкан», — ди әнисе Ирина Баранова. «Никольнең рухы гаҗәп көчле. Кыз бала тормышка кызыксынуын югалтмый, барлык авырлыкларга карамастан, шатлана белә, сәнгать белән шөгыльләнә, хәтта коляскада биергә өйрәнгән. Гаилә бездән Казанда реабилитация узу һәм дәвалану алуда ярдәм сорады. Без бу мәсьәләне республикадагы хезмәттәшләр белән җентекләп өйрәнә башладык. Бу тарих турында Казандагы дусларыбызга сөйләдек һәм кайтаваәлар алдык. Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Владимир Жаворонков зур ярдәм күрсәтте. «Ярдәм» фондына да аерым рәхмәт. Бу кызның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүче педагогларга һәм барлык белгечләргә рәхмәтемне белдерәм», – диде Ринат Садыйков. Тулырак: https://intertat.tatar/news/cempion-bulacagy-kurenep-tora-lisicanskidan-biyuce-invalid-kyznyn-xyyalga-yuly-5878494 #ярдам#ярдэм#доброта#казань#татарстан