Содержимое
«Ярдәм» мәчете көн саен ифтарда 2 меңнән артык кешене ашата Илдар хәзрәт Баязитов:«Арабызда төрле төбәкләрдән килгән күрмәүче кардәшләребез бар. Безгә бик күп регионнардан – Дагыстан, Чечня, Башкортстан, Мәскәүдән һәм башкалардан реабилитациягә киләләр. Алар биредә дуслар таба, аралашалар. Аларның догалары безнең өчен зур таяныч. Кайсы гына шәһәргә барсаң да бездә реабилитация узган кешеләргә тап буласың – алар биредәге җылылыкны хәтерлиләр. Көн саен 2 меңнән артык кешене ашатабыз. Аларның күпчелеге ланч-бокслар итеп әзерләнә. Безнең фонд 2002 елдан бирле шундый ифтарлар уздыра һәм аларның масштабы елдан-ел зурая.» Табындагыларга «Ярдәм» фондының яңа проекты – «Заһретдин» пансионаты тәкъдим ителде. Әлеге өч катлы бина Апаста салынган. Киләчәктә мондый пансионатлар башка районнарда да ачылырга мөмкин – инициатива белдерүче районнар бар, ди. Без МAXта😎