Содержимое
Самардагы үзәк хәрби бүлге мәхкәмәсе Казан активисты Андрей Бояршиновны сак астында калдыруны 2024 елның 27 мартына кадәр озайтты. Андрей Бояршинов — биология фәннәре кандидаты, Казандагы сивил активист. 2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты. Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган." Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый. Хәзер аңа карата мәхкәмә бара. «Сәяси тоткыннарга ярдәм.Мемориал»* хокук яклау проекты Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды. *чит ил агентлары дип танылган һәм Россиядә юкка чыгарылганнар