TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Татарский общественный культурно-просветительный центр Ташкента
Татарский общественный культурно-просветительный центр Ташкента avatar

TGINSIGHT POST

Post #10377

@tokpc

Татарский общественный культурно-просветительный центр Ташкента

Просмотры1,260Количество просмотров
Опубликован5 июн.05.06.2025, 23:11
Содержимое поста

Содержимое

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дин кардәшләр! Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихлас күңелдән олы бәйрәмебез – Корбан гаете белән котлыйм. Бөтен дөньяга сибелеп яшәүче дин кардәшләребез бүген Корбан гаете намазына җыела, мөмкинлекләреннән чыгып, корбаннар чалдыра, сәдакалар тарата. Гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергәләшеп, уртак матур гамәлләр кылып, уңышларыбызга сөенеп, күтәренке рух белән яшәргә язсын. Корбан гаете һәрбер йортка шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен. Бәйрәм мөбарәк булсын! Ихтирам белән, В.Г.Шәйхразыев