Содержимое
Ташкент шәһәрендә туземсезлек белән көтеп алынган Сабантуе Мирзо Улугбек исемендәге Central Park майданында бик күнелле һәм шатлыклы хисләр белән тулган бәйрәм булып үтеп тә китте. Татарларның иң борыңгы бәйрәме Сабантуй хәзер бөтендөнья күләмендә уздырыла. Сабантуйда татарлар, бөтен ватандашлар белән бергә, елга бер мәртәбә булса да бер-берсе белән күрешеп, концерт программасын тамаша кылып, бетмәс-төкәнмәс әнгәмәләр, уен-узыш-көлкеләре белән озын жәй көне узганын сизми дә кала... Җир шарының кай ягында гына яшәми ул татар баласы! Сабан туе – Татар бәйрәменә дәште безне Ташкент каласы... Зур бәйрәме – Сабан туе белән даннар тоткан Татар халкы без! Ташкентка да илтеп җиткерә ул безнең гүзәл дуслык телебез! Халкыбызның бу милли бәйрәме көнендә һәркайда бәйрәм төсе, һәркемдә бәйрәм рухы була. Сабантуйның рухы, тәэсир көче шундый зур, ул кеше күңелендә еллар буе саклана. Аңа авыр вакытларда эчке терәк була. Аның аһәңе симфония кебек колакта гел яңгырап тора, күңелдә яши! Бу тәэсирләр еллар буе тутыкмый, төсмерләрен генә арттыра бара. Их, күңелле дә безнең Сабантуйлар! Быелгы Сабантуйның зур концерт программасында мин, гадәттәгечә чыгыш ясадым. Тамашачыларга "Их, карап торулары" дигән татар халык җырын бүләк иттем. Һәм җырыма кушылып минем оныкларым Азалия һәм Алина Закировалар бик күңелле итеп биеделәр. Ташкенттагы Каюм Насыйри исемендәге мәгърифи- мәдәни Үзәгенең укучылары, ТОКПЦ "Татар яшьләре" төркемнең әгъзалары булып, Сабантуйны оештыруда Һәм үткәрүендә волонтёрлар вазифаларын актив башкардылар.