TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
Содержимое поста
Содержимое
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре барышында Бохарага килде һәм республика ярдәме белән төзелә торган Бохара сәнәгатьне үстерү комплексында булды. Хәзерге вакытка сәнәгать паркы территориясендәге барлык корпуслар да төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Мәйданчыкта гидроизоляция полотносы җитештерү предприятиесе эшли инде. Соңгысы авыл хуҗалыгында, су хуҗалыгында һәм экологик проектларда кулланыла. Биредә Рөстәм Миңнехановка җитештерүне киңәйтү планнары турында сөйләделәр. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnixanov-v-buxare-posetil-sozdavaemyi-pri-podderzke-tatarstana-prompark-5922503