TGTGInsighttelegram intelligenceLIVE / telegram public index
← Татарский мост/Иске бистә/Яңа бистә
Татарский мост/Иске бистә/Яңа бистә avatar

TGINSIGHT POST

Post #138

@ststatar

Татарский мост/Иске бистә/Яңа бистә

Прегледи359Број прегледа
Објављено2. јун02.06.2024. 18:13
Садржај

Садржај поста

Зәйни Солтан урамы, 12. 12 нче йорт Салих Гөбәйдуллинныкы иде. Мәрҗани мәдрәсәсендә укыгач, әтисенен мануфактурасын үз өстенә алган. Аның берничә доходный йорты булган. Улы Газиз кадими "Халидия" мәдрәсәсендә укыган (элеккеге "Бәхетле" тирәсендә), каршыда урнашкан "Әл-Ислах" газетасының спонсоры иде, ​​"Шимбә" түгәрәгенә йөргән (бистәдән тыш укыган һәм эшләгән яшь татарлар берләшмәсе). 3 нче ир-ат гимназиясен тәмамлап, башта бер ел юридик факультетта укыган, ә аннары тарих һәм филология факультетына күчеп, Рабига Казаковага өйләнгән. "Ан" журналында эшли, тарих, әдәбият турында язган, прозаик та булган. Революциядән соң, борынгы дөнья, диннәр, татарлар, Россия тарихы турында китаплар бастырган, Көнчыгыш педагогика институтында укыткан. Беренче тапкыр ул кулга 1921 нче елда алынган. 1925 тә Гөбәйдуллиннар Бакуга киткәннәр, аннары - Мәскәү, Кабардино-Балкария, Казан. Тарихчы 1937 елның 13 октябрендә атылган. Фатих Әмирханның "Яшьләр" пьесасы - Газизнең фантастик тормышы.