Содержимое
Казан табиблары медицина университетларын тәмамлаучыларны мәҗбүри эшләтү турындагы канун өлгесенә каршы чыкты 31 табиб имзалаган мөрәҗәгатьне “ВКонтакте”дагы “Рабочая медицина” сәхифәсендә педиатр Эмиль Гыйззәтуллин чыгарган. Мөрәҗәгатьтә табиблар үзләренең һөнәри киләчәгенә куркыныч яный дип белдерә һәм кадрлар кытлыгын хәл итүнең башка юлларын эзләүне сорый. Табиблар китергән төп дәлилләр: •Табиб эш урынын үзе сайлау мөмкинлеген югалта, ә бу — төп эчке мотивация чыганагы; •Иң сәләтле һәм амбицияле яшь белгечләр һөнәрдән китәргә, лицензиясез хосусый секторга чыгарга яисә чи илләргә китәргә мөмкин; regulation.gov.ru порталында канун өлгесен 90 проценттан артык кулланучы тискәре бәяләгән. Табиблар әйтүенчә, яңа канун кабул итү урынына “чын стимуллар системасын” булдыру кирәк. 🔸 Русия Думасы беренче укылышта медицина белем бирү системын реформалау канун өлгесен кабул итте. Аңа ярашлы, казна акчасына укучыларга өч еллык остазлык, аннары берничә ел мәҗбүри “отработка” кертеләчәк. 🔸 Канун нигезендә, шартларны үтәмәгән өчен штраф уку бәясеннән өч тапкыр артык булачак. 🔸 Ике төп медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әлеге канун өлгесенә каршы чыкты.