TGINSIGHT CHAT
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
@azatliqradiosi
ПолитикаТатарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Последние посты
Стр. 1 из 84 · 1,008 постов
Опубликован 11 апр.
9 ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде. Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара" дип Салават җырын искә төшерде. Тулырак безнең язмада укыгыз. @azatliqradiosi
Опубликован 11 апр.
Сабантуйларга Татарстаннан баручы түрәләр саны арткан, ә иҗат коллективлары өлеше кимегән Татарстан хакимияте Сабантуй үткәрү стандартларын үзгәрткән. Татарларның милли бәйрәме турында яңа карар шушы көннәрдә республика хөкүмәте сайтында чыкты. 📌Бизнес Онлайн игътибар иткәнчә, үзгәрешләр исеменнән үк башлана: элек документ Татарстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узучы Сабантуйларны аерса, хәзер Казан аерым бүлек итеп чыгарыла. Дәрәҗәләр бүленешендә яңа иң югары баскыч барлыкка килгән —ул «Татарстан рәисе катнашында» дип атала. 📌Рәисне озатучы кешеләр саны да сизелерлек арткан: элек түрәләр һәм башкарма хакимият вәкилләре делегациянең 5 проценты белән чикләнергә тиеш булса, хәзер бу күрсәткеч 12 процентка кадәр күтәрелгән. 📌Хезмәт күрсәтү төркеме 10 кешедән 18гә җиткерелгән. Чит илләргә барганда делегацияләр хәзер 550 кешегә кадәр (хөкүмәт әгъзаларын исәпләмичә) җыела ала, ә элек 300 белән чикләнә иде. 📌Ә менә иҗат коллективлары бераз кимегән: аларның өлеше 85 проценттан 70 процентка кадәр киметелгән. Моннан тыш, командировкалар өч көн урынына ике көн генә дәвам итәргә тиеш. 📌"Татар утары" күчмә инсталляциясе дә үзгәргән, аның мәйданы арткан. 📌Яңа карарга ярашлы, көрәштә батыр калучыга машина бюджет хисабына бары тик Татарстан рәисе катнашында узучы Сабантуйларда гына каралган. Сабантуйның беренче "стандартлары" 2021 елның елның августында кабул ителде. Әлеге кагыйдәләр Татарстанда, бигрәк тә чит төбәкләрдә һәм башка илләрдә татар халкының милли бәйрәме ничек узарга тиешлеген раслый.
Опубликован 11 апр.
Камал театры сәхнәсендә "Әлдермештән Әлмәндәр" кайтты Камал театры сәхнәсенә Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле яңадан кайтты. 2026 елгы премьераны Камал театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев тәкъдим итте. Әлмәндәр картны Русиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин башкара. Әҗәл ролендә Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов. 1976 елгы спектакльдә әлеге рольләрне Русия һәм Татарстанның халык артистлары Шәүкәт Биктимеров (ул 2012 елда вафат булды) һәм Равил Шәрәфиев башкарган иде. Равил Шәрәфиев үзе дә премьерага килгән. Әлмәнәдрнең улы Искәндәрне Олег Фазылҗанов, хатыны Хәмдебануны Илсөя Төхвәтуллина башкара. Туфан Миңнуллин әлеге әсәре өчен 1979 елда Станиславский исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды. Моңа кадәр бу моңсу комедияне 1976 елда Марсель Сәлимҗанов сәхнәләштерде һәм ул 2009 елга кадәр барды. Фото: Камал театры сайты
Опубликован 10 апр.
❗️"Татар шурасы" ят агент дип танылды. Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. "Татар шурасы"нан тыш аңа түбәндәге оешмалар һәм кешеләр кертелгән: 🔸сайлаулар эксперты Роман Удот; 🔸Радио Свобода журналисты, публицист Иван Толстой; 🔸"Азиаты…
Опубликован 10 апр.
❗️"Татар шурасы" ят агент дип танылды. Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. "Татар шурасы"нан тыш аңа түбәндәге оешмалар һәм кешеләр кертелгән: 🔸сайлаулар эксперты Роман Удот; 🔸Радио Свобода журналисты, публицист Иван Толстой; 🔸"Азиаты России" паблигына нигез салучы Василий Матенов; 🔸нугай активисты Ризван Кубакаев; 🔸фемактивист Лилия Вежеватова. Моннан тыш, Русия юстиция министрлыгы Стэнфорд университетын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте.
Безнең "Азатлык сүзлеге"н сагындыгызмы? 😉 Соңгы атналарда барлык хәбәрләрдә еш яңгыраган географик атаманың татарчасын истә калдырыйк – Һормуз бугазы⚓️ ▪️"Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз! #азатлыксүзлеге @azatliqradiosi
Hashtags
Опубликован 10 апр.
ВЦИОМ: Путинны хуплау дәрәҗәсе кими Дәүләтнең Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) Путинны хуплау рейтингының тагын да кимүен теркәгән — ул 70 проценттан түбән төшкән ВЦИОМ сайтында хәбәр ителгәнчә, 30 марттан 5 апрельгә кадәрге чорда Владимир Путин эшчәнлеген хуплау рейтингы 67,8% тәшкил иткән. Бу алдагы чор (19–22 март) белән чагыштырганда 2,3 процент пунктына кимрәк. Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан бирле президент эшчәнлеген хуплау рейтингы моңарчы мондый түбән дәрәҗәгә төшкәне юк иде. Сугышка кадәр үткәрелгән соңгы тикшеренү (2022 елның 14–20 феврале) мәгълүматларына караганда, ВЦИОМ Путин рейтингы 64,3% дип бирде. Аннан соңгы елларда ул 70 проценттан түбән төшмәде. ВЦИОМ – дәүләт карамагындагы хезмәт. Ил сугыш гамәлләрендә катнашканда, хәрби цензура эшләгәндә сораштыру нәтиҗәләре хакыйкатькә чынлап туры килә дип әйтеп булмый. Бәйсез журналистлар һәм социологлар эше Русиядә тыелды.
Опубликован 10 апр.
Милли мәгарифтә "регресс": депутатлар нәтиҗәләр сорый Берничә ел элек бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш биргән Татарстан парламенты депутатлары утырышта мәгариф министр урынбасарын милли мәгариф торышы турында сорауларга күмде. Марат Әхмәтов "Күңелем дә әкренләп бу хәлгә күнеп бара" дип Салават җырын искә төшерде. Татарстанда татар теле бөтенләй өйрәнелми торган мәктәпләр дә бар. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин әйткән. Дөресрәге, утырышта хисап тоткан Хәйруллиннан бу хакта, ягъни татарча укытылмый торган мәктәпләр булу-булмавы турында депутат, ТНВ ширкәте җитәкчесе Илшат Әминов сораган. Шуннан соң башка кайбер депутатлар да мәгариф министры урынбасарыннан мәктәпләрдә татар телендә укыту турында кызыксына башлаганнар. Татарстанда татар телендә укыту һәм тәрбия алып баручы 707 оешма, шулай ук 633 билингваль оешма исәпләнә. Әмма анда эшнең чынлыкта кайсы телдә алып барылуын тикшерү системлы рәвештә башкарылмый. Хәзер татар телен ана теле буларак Татарстанда 318 934 бала укый. 👉 Депутатлар соравына министрлык вәкиле нинди җаваплар кайтаруы турында тулырак безнең мәкаләдә укыгыз: https://smarturl.click/lAeRY
Опубликован 10 апр.
Русиядә Telegram-ны томалау дәрәҗәсе 100 процентка якынлашкан Telegram-ны томалау дәрәҗәсе 10 апрель иртәсенә 95 процентка җиткән, дип хәбәр итә OONI халыкара тикшеренү проекты мәгълүматларына таянып «Агентство». Бу — Русиядә мессенджер эшчәнлегенә кертелгән яңа чикләүләр башланганнан бирле иң югары күрсәткеч. Хәзер ул WhatsApp һәм Signal белән чагыштырганда да көчлерәк блоклана. Downdetector һәм «Сбой.рф» сервислары 10 апрель иртәнге 8–9 сәгатьләр тирәсендә Telegram эшенә карата шикаятьләрнең кискен артуын күрсәтә. Кулланучылар хәбәрләр җибәрелмәвен һәм медиафайллар йөкләнмәвен яза.
Опубликован 10 апр.
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 10 апрель, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия һәм Украина Олы Көн уңаеннан атышларны туткатып торырга килеште. 🔸Казан һава аланында 18 очыш тоткарлана, һава аланы эшли. 🔸Камчаткада сишәмбе югалган җиде турист табылган. Ике кеше һәлак булган, бишесе өшү җәрәхәтләре алган. Юлга барлыгы тугыз кеше чыккан булган, әмма низагтан соң икесе, шул исәптән төркем җитәкчесе, аерылып калган, калганнары юлны дәвам иткән. 🔸Чечнядә су басу нәтиҗәсендә 4 363 йорт зыян күргән, анда 19 меңнән артык кеше яши, шулай ук 90 социаль әһәмияткә ия объект, 438 автомобиль юлы участогы, 48 күпер һәм коммуналь хуҗалык объектлары зыян күргән, дип хәбәр итте республика башлыгы Рамзан Кадыров. 🔸«Новая газета» редакциясендә тентү 13 сәгать дәвам иткән һәм төнге берләр тирәсендә генә тәмамланган, дип хәбәр итә басма үзенең Telegram-каналында. Куәт оешмалары вәкилләре редакциядән ике фургон белән киткән, техниканы һәм документларны алып чыгып киткәннәр.
Опубликован 9 апр.
❗️Татарстанда ракет һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казанда кисәтү тавышлары яңгырый. Казан һава аланы вакытлыча очкычларны кабул итми һәм җибәрми. @azatliqradiosi
Опубликован 9 апр.
Быел башкорт теленнән халыкара диктант 17 апрельдә узачак. Аны быел да "төньяк-көнбатыш диалект"та язалар. Белгечләр чынлыкта бу диалектның татар теле булуын әйтә. Тулырак бу хакта язманы укыгыз. @azatliqradiosi