Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 15 октябрь, чәршәмбе иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Түбән Кама, Зәй, Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә дрон һөҗүме кисәтүе игълан ителде. Түбән Кама һава аланы ябылган. Уфа һава аланында очышларны чикләнгән. Башкортстанда шулай ук мобиль интернет та сүндерелгән. 🔹Алтын бәясе үсүен дәвам итә — декабрьдә тапшырылачак фьючерслар иң югары бәягә җиткән һәм бер трой унция өчен 4200 доллардан арткан. 🔹Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән Грузиягә 253 миллион евро түләтү карары чыгарган. Карар 2008 елгы сугыштан соң Абхазия һәм Көньяк Осетия белән чикләрдә киртәләр төзү өчен чыгарылган. 🔹АКШ Сенаты инде сигезенче тапкыр республикачылар тәкъдим иткән хөкүмәт финанславын дәвам итү турындагы канун өлгесен кире какты. Бюджет мәсьәләсендәге бәхәсләр аркасында хөкүмәт эшчәнлеге тукталуы — шатдаун — ике атна чамасы дәвам итә. Якынча 1,4 миллион дәүләт хезмәткәре түләүсез ялга җибәрелгән.