Содержимое
❗️Бүген иртән аннексияләнгән Кырымда кырымтатар хатын-кызлары йортларында тентүләр узган. Русия контролендәге Кырымның Бакчасарай районында һәм Акъярга караучы авылларда кырымтатарлар өйләренә иртәнге сәгатьләрдә Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре килгән. Бу хакта «Кырым теләктәшлеге» хәрәкәте һәм кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров хәбәр итә. Бакчасарайда күп балалы ана, сәяси тоткын Рәмзи Ниметулаевның хатыны Эсма Ниметулаева тоткарланган. Шул ук районның Заланкой авылында педагогика көллияте студенты Насиба Саидованың, ә Топчокой авылында Эльвиза Алиеваның йортларында тентүләр үткәрелгән. Акъяр районының Мамашай авылында да тентү булган — анда Фавзия Османова йорты тикшерелгән. «Кырым теләктәшлеге» хәбәр итүенчә, тентүләр вакытында дүрт хатын-кыз тоткарланган, аларның барысын да Акмәчеткә — Русия ФСБсы идарәсенә алып киткәннәр.