Содержимое
"Батыр, нык рухлы кеше". "Баймак эше" фигуранты Айгиз Әбсәламов тарихы “Баймак эше” буенча хөкем ителгән Айгиз Әбсәламов — Гафури районыннан ике бала атасы, спортчы, гади эшче. Ул протесттан соң кулга алынып, дүрт ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Аның тарихын сөйлибез. — Айгиз кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнде, күп ярышларда катнашып җиңүләр яулады, — дип яза аның туганнары. — Ул укыган гимназиядә аны әле дә җылы сүзләр белән искә алалар. Әти-әнисе өчен ул — һәрчак ярдәмгә ашыккан өлкән ул. Атнага бер тапкыр авылга кайтып, йорт эшләрендә булыша иде. Гаиләдә ул — бердәнбер туендыручы, үрнәк ир һәм ике бала атасы (Аяз — 3 яшьтә, Асия — 5 айлык). Туганнары өчен — ярдәмчел, мәрхәмәтле кеше. Әбсәламовка каршы гаепләүнең нечкәлекләре бары тик хөкем карары игълан ителгәннән соң гына билгеле булды. Туганнары һәм адвокатлары тикшерү барышында аңлатмалар бирмәде. Хөкем карарында әйтелгәнчә, Әбсәламов "җирдән бозлы кар кисәге алып, аны максатчан рәвештә, көч белән полиция хезмәткәренә ыргыткан; ул кисәк полиция хезмәткәре тоткан калканына тигән һәм физик авырту китергән". Айгиз гаебен таныган һәм үкенүен белдергән. Мәкаләне тулырак 👉монда укыгыз.