Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 16 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия армиясенең Украинының Чернигов өлкәсе Нежин шәһәренә дроннар белән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Җирле хакимият вәкилләре белдерүенчә, дроннар күп катлы йортка һәм "Яңа почта" терминалына эләккән. 🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Украина Идел буе төбәкләренә дроннар белән һөҗүм итте. Волгоград, Самар, Сарытау һава аланнары вакытлыча ябылып торды. Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров белдерүенчә, Новониколаевское районындагы "Балашов" электр үткәргече станциясендә дрон калдыклары төшү нәтиҗәсендә янгын чыккан. 🔸ХӘМӘС Израил тотыкларының тагын икесенең мәетен тапшырган. Израил Кызыл Хач аркылы тапшырылган табутларны кабул иткән, хәзер гәүдәләрне идентификацияләү көтелә. Газзәдә җимерекләр астында калган башка гәүдәләрне табу өчен вакыт һәм махсус җиһазлар кирәк. 🔸АКШ президенты Доналд Трамп хәбәр итүенчә, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Русиядән нефть сатып алуны туктатырга ризалашкан. Һиндстан әлегә Трамп белдерүен шәрехләмәде. 🔸Влдаимир Путин Русиянең 2030 елга кадәр миграция сәясәте концепциясен имзалады. Әлеге документка күрә, Мәскәү сугыш башланганнан соң Украинаның басып алган төбәкләреннән чит илгә китүчеләрне кайтаруны, шулай ук "традицион кыйммәтләр" тарафдарлары булучы чит ил ватандашларын Русиягә җәлеп итүне күздә тота. 🔸Уфа хөкемдары Тимур Баһаутдинов вакытыннан алда отставкага җибәрелгән. Ул Башкортстанда активистларны хөкем итте һәм "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрне СИЗОга җибәрде. @azatliqradiosi