Содержимое
15 октябрь көнне Парижда Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм башкорт милли хәрәкәте активисты Рамил Ваһапов Хәтер көненә чыкты. Зәкиев сүзләренчә, 1552 елның 15 октябре татар тарихында борылыш көне. Явыз Иван гаскәрләре Казанга керде. Татар халкы үзенең дәүләтчелеген югалтты. "470 ел узды һәм урыс империясе Украина халкына каршы һөҗүм башлады. Европа үзәгендә украин халкы геноцид акты бара. Бары цивилизацияле дөньның уртак тырышлыгы гына империяне туктата ала", ди Зәкиев. ▪️15 октябрьдә Казанда да Сөембикә манарасы янында өлкән буын милли хәрәкәт вәкилләре Хәтер көненә җыелды. ▪️12 октябрьдә дә бер төркем җәмәгать эшлеклеләре Сөембикә манарасы янында, Казанның Татар зиратында Казанны яклап һәлак булучыларның сөякләре җирләнгән кабер янында дога кылды, Иске Таш мәчетендә һәм мәчет каршында "Татар халкы каһарманнары истәлегенә" дип язылган таш янында булды. @azatliqradiosi