Содержимое
Татарстаннан сайланган дума депутаты Айрат Фәррахов акчаны янга калдыру йөзеннән даруларны берәмләп сатарга тәкъдим итә Русия депутатлары 2025 елда гади кешенең хәтта анальгин кабына да акчасы юк, дип уйлый, ахры. Дума депутаты, Татарстанның элекке сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов фикеренчә, даруларны берәмләп сату русияләрнең акчаларын янга калдырырга ярдәм итәчәк. “Русия кануннары нигезендә без бюджетны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга тиешбез. Әмма бу гади кешеләр акчасына да карый: әгәр кешегә баш авыртуыннан бер генә таблетка кирәк икән — ни өчен бөтен төргәген алырга?” — дигән Фәррахов. Ул даруларны төргәкләп сатудан баш тартуны «канун чыгару дәрәҗәсендә фикер алышырга кирәкле мөһим юнәлеш» дип атады. Ике ел элек, президент Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләгәндә русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушкан иде.