TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29200

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры477Количество просмотров
Опубликован17 окт.17.10.2025, 06:00
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле җомга иртәләре белән, хөрмәтле укучыларыбыз! 17 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Җомгага каршы төндә Татарстанның дүрт шәһәрендә дрон һөҗүме куркынычы тәртибе кертелде. Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Алабугада әлеге тәртип бер сәгать дәвам итте. Шулай ук төнлә Казан, Түбән Кама, һәм Башкортстанның Уфа, моннан тыш Сарытау, Самар, Түбән Новгород, Сочи һәм башка кайбер шәһәрдәге һава аланнары вакытлыча ябылып торды. 🔸Доналд Трамп белән Владимир Путин ике атна эчендә Будапештта очрашырга мөмкиннәр. Бу хакта Ак Йортта журналистлар белән очрашуда АКШ президенты әйтте. Алдагы көнне Трамп белән Путин телефоннан сөйләште. Трамп сөйләшүне "нәтиҗәле" дип белдерде. АКШ президенты сүзләренчә, хәзергә ул Русиягә каршы яңа санкцияләр кертмәячәк, әмма киләчәктә бу мөмкин. 🔸Бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Шурасына еллык юллама белән чыгыш ясаячак. Чыгыш Сәйдәшев исемедәге концертлар залы бинасында узачак. Шул сәбәпле бинага якын кайбер юллар машиналар хәрәкәте өчен ябык булачак. 🔸Франциядә Gulagu.Net проектын булдыручы Владимир Осечкинга һөҗүм әзерләүчеләр тоткарланган дип хәбәр итә француз массакүләм мәгълүмат чаралары. Моны Осечкин үзе дә раслады. Le Figaro газеты Террорга каршы прокуратурага сылтанып язуынча, һөҗүмне соңгы минутта булдырмый калганнар. 🔸Башкортстанга 2025 елның тугыз аенда 140 мең мигрант килгән. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Таҗикстан, Казакъстан, Азәрбайҗаннан, шулай ук Һиндстан, Кытай, Төркия һәм Мисырдан. Республика хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, мигрантларның 62% эш өчен килгән. Үзбәкстаннан килүчеләрнең 70%, Таҗикстаннан - 20% һәм Азәрбайҗаннан - 5% - эшче мигрантлар. @azatliqradiosi