TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29201

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры428Количество просмотров
Опубликован17 окт.17.10.2025, 07:49
Содержимое поста

Содержимое

Көн язмасы: "20 яшьлек кызлардан террорчы ясыйлар" Кырымда "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә дүрт хатын-кыз кулга алынды Русия аннексияләгән Кырымда 15 октябрьдә "Хизб-ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланган Эсма Ниметулаева, Насиба Саидова, Эльвиза Алиева һәм Фавзия Османова сак астына алынды. Тоткарланучылар кемнәр? Гади хатын-кызлар, яшьләр. Эсма Неметуллаева — Бакчасарайда яшәүче кондитер, балигъ булмаган биш кызының әнисе. Ул — 2023 елда "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кулга алынган сәяси тоткын Ремзи Неметуллаевның хатыны. Эсманың әнисе белән бер йортта яшиләр. Эльвиза Алиева — Бакчасарай районы Топчыкой авылыннан. Акмәчеттә икмәк пешерү комбинатында кассир булып эшләгән, хәзер Кырым федераль университетында "Менеджмент" белгечлегегә 4нче курста укый. Насиба Саидова — Кырымда танылган имам кызы, педагогика көллиятенең соңгы курсында укый, Бакчасарай районы Залонкой авылындагы балалар бакчасында ясле төркемендә тәрбияче булып эшли. Фавзия Османова — Акъяр янында Мамашай авылында яши, кибеттә эшли. Эсмә Неметуллаевадан кала, калган өч кызга әле 22 яшь тә тулмаган. Сәяси тоткын Ремзи Ниметулаевның әтисе һәм Эсмә Ниметулаеваның каенатасы Синавер Ниметулаев сүзләренчә, аларга тентүчеләр төнге өчтә килгән. — Төнге өчтә минем оныкларым янына кораллы ирләрдән торган тулы отряд килде, алар белән битлек кигән хатын-кызлар да бар иде. Өйдә 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар яши — барысын да куркыттылар. Бу нинди оятсызлык?! Канун буенча килсеннәр иде, кәгазьләрен күрсәтсеннәр, чакыру кәгазе китерсеннәр — ни өчен болай маска-шоу ясарга кирәк?! Көн буена балаларны тынычландырырга тырыштык. Без бу куәт оешмаларының кыланышын ачыктан-ачык гаеплибез, протест белдерәбез, - дигән ул "Кырым теләктәшлегенә". Әтиләрен тоткарлаганда ук балалар куркып калган булган. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi