TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29202

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры437Количество просмотров
Опубликован17 окт.17.10.2025, 09:28
Содержимое поста

Содержимое

Башкортстанның Баймак районы авылларында Украина сугышында катнашучыларның йортларына махсус элмә такта куялар. Юлдаш радиосы Telegram каналы язуынча, йортларга "Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирнең йорты" дигән язуны беркетәләр. Бу язу хәзерге вакытта сугышта булучылар һәм сугышта һәлак булганнар өйләренә куела диелә. Баймак Украина сугышында иң күп ир-егетен югалткан районнарның берсе. Безнең исәпләүләргә күрә ким дигәндә сугышта 222 кеше үлгән. ▪️Баймак районы алтында утыруына карамастан, халык түбән хезмәт хакы алып яши. Ят хуҗалар табигый байлыкларны эшкәртеп ала һәм табигатькә зыян китерә, бу халыкның саулыгына, аларның төп кереме — терлеккә китереп суга һәм җәмгыятьтә киеренкелек тудыра. Халык туган балалар арасында аллергияле һәм төрле авыруларга бирешүчеләр сабыйлар күбәюенә зарлана. Шул ук вакытта бу турыда сөйләүче тикшеренүләр юк. Бу хакта Азатлык Радиосы язган иде. 👉Монда кереп укыгыз. @azatliqradiosi