Содержимое
❗️Ижаудагы мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче дүрт кешене 4,5әр ел колониягә хөкем итте. Ижауның Индустриаль район мәхкәмәсе Данис Әхмәтов, Ильяс Байчурин, Дима Бүләкбаев һәм Раят Дәүләтбаевка Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) һәм Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану) гаепләү белдерде. Бу хакта ОВД-Инфо яза. Хөкемдар Венера Шамшурина аларның дүртесен дә 4,5 елга гомум тәртипле колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Әхмәтовны 2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе бинасы каршында "Грига" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәренә, Байчуринны Росгвардия хезмәткәре Соболь, Бүләкбаевны "Байгоз" тәхәллүсле Росгвардия хезмәткәре , Дәүләбаевны республика Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Сафуановка көч куллануда гаепле дип тапты. Гаепләүнең күпчелек дәлилләре яшерен шаһитләрнең күрсәтмәләренә нигезләнүе турында Азатлык Радиосы инде язган иде. ▪️"Баймак эше" нигезендә инде 58 кешегә хөкем карары чыгарылды. @azatliqradiosi