Содержимое
Уфада 65нче яшендә җәмәгать эшлеклесе, җырчы, Башкорт яшьләре берлегенең беренче җитәкчесе, эшкуар Ринат Баимов вафат. Бу хәбәрне аның улы раслаган, үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Ринат Баимов 1961 елның 16 маенда Чиләбе өлкәсе Магнитогорски шәһәрендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтында вокал буенча белем алган. Аның “Башкортостан” җыры киң танылу алды. 1990нчы елларда Баимов Башкорт яшьләре берлеген җитәкләде (СБМ). 1991–1992 елларда “Башкортостан” киностудиясенең беренче мөдире булды, 2011–2013 елларда Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлын җитәкли. Дәүләт матбугат чаралары соңгы еллардагы эшчәнлеге турында телгә алмый, аны бары тик “җәмәгать эшлеклесе, җырчы һәм милли хәрәкәт лидеры” дип кенә атый. Әмма Баимовның соңгы еллардагы төп шөгыле Украинадагы сугышта катнашу өчен ирекле батальоннар туплау, мобилизациягә ярдәм итү белән бәйле иде. Ул Баймак вакыйгасында катнашучыларга каршы чыгыш ясады һәм аларны яклау хәрәкәтенә каршы булды. 2024 елның җәендә аның хуҗалыгында койманы яндырдылар. Янгын видеосын таратучылар моны Баймак вакыйгаларыннан соң башкортларга каршы репрессияләрне хуплау өчен башкарылды дип белдерде. 30 сентябрьдә халык артисты Олег Хановүлеменнән соң Баимов Вконтактедагы үзенең сәхифәсендә “Кайгырма. Тиздән очрашырбыз. Хөрмәт итәм сине һәм дуслыгыбыз белән горурланам. Дустым”, дип язган булган. Ринат Баимов белән хушлашу 19 октябрь, якшәмбе көнне, иртәнге 11дә “Торатау” Конгресс-һоллында узачак.