TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29212

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры476Количество просмотров
Опубликован19 окт.19.10.2025, 06:55
Содержимое поста

Содержимое

Полиция кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиевага "канунны бозуларга юл куймау" турында кисәтү тапшырган 18 октябрьдә Русия оккупацияләгән Кырымда журналист, кырымтатар хокук яклаучысы Лутфие Зудиева йортына полиция хезмәткәрләре килгән. Зудиева "Кырым теләктәшлеге" проектына сөйләвенчә, алар аңа "канунны бозуларга юл куймаска" дигән кисәтү тапшырган. Ике полиция хезмәткәре Русия эчке эшләр министрлыгының "Җанкөй" бүлегеннән килгән. Зудиева үзенә карата кисәтү чыгарылу белән риза булмавын һәм "канунны бозарга" җыенмавын әйткән. Кырымтатар хокук яклаучысы әлеге документның ни сәбәпле тапшырылуын сораган, әмма полиция хезмәткәрләре "белмибез, ә бары безгә кушылган эшне үтибез" дип әйткән. Документта Зудиеваны "Экстремистик эшчәнлеккә" һәм җыеннар, митинглар, йөрешләр, пикетларга юл куймау турында кисәтү турында әйтелгән. ▪️Зудиева кырымтатар хокуклары бозылуы турында даими сөйләүче журналист. Быел май аенда Русия юстиция министрлыгы аны ят агент буларак тамгалады. @azatliqradiosi