Содержимое
🇺🇸🇷🇺🇺🇦WP: Путин Трамп белән сөйләшү вакытында Украинаның Донецки өлкәсенннән баш тартуын таләп иткән Русия президенты Владимир Путин АКШ президенты Доналд Трамп белән телефоннан сөйләшү вакытында сугышны туктату шарты буларак Киевның Донецки өлкәсеннән тулысынча баш тартуын таләп иткән. Бу хакта ике югары түрәгә сылтама белән The Washington Post яза. Басма чыганаклары белдерүенчә, Путин Донецки өлкәсен тулысынча контрольга алу шарты белән Запорожье һәм Херсон өлкәләренең басып алынган өлешеннән баш тартырга әзер булуын әйткән. WP искәртүенчә, Мәскәүнең августта Анкориджедагы очрашу вакытында яңгыраткан таләпләре белән чагыштырганда хәзергесе бераз кимегән. Чыганаклар сүзләренчә, АК Йортның кайбер түрәләре моны алга китеш буларак бәяләгән. Газет чыганаклары сөйләвенчә, җомга көнне узган очрашуда АКШ президентының махсус вәкиле Стив Уиткофф Донецки өлкәсен Мәскәүгә тапшыру мәсьәләсендә Украина вәкиллегенә басым ясаган. Трамп белән Путин очрашуы 16 октябрьдә узды. @azatliqradiosi