TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29226

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры446Количество просмотров
Опубликован20 окт.20.10.2025, 06:02
Содержимое поста

Содержимое

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! 20 октябрь иртәсенә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Русия Днепропетровски өлкәсендәге ДТЭК күмер базына һөҗүм иткән. Һөҗүм вакытында җир астында 192 эшче булган. Алар коткарылган дип хәбәр итә Украина басмалары. 🔸Һонгонгта йөк очкычы казасында ике кеше һәлак булган. Очкыч җиргә төшеп утыру вакытында туктый алмаган һәм юлдан чыгып диңгезгә төшкән. Юлда ул һава аланы хезмәте машинасын бәрдергән. Машинадагы кешеләр һәлак булган. Очкычтагы экипаж зыян күрмәгән. 🔸Мәскәүдә рекрутка чакырылыш вакытында тоткарлау очраклары арткан. "Идите лесом" проекты хәбәр итүенчә, дүрт кешене полиция вәкилләре метро станциясендә, тагын берсен станция юлында тоткарлаган. Әлеге яшьләр рекрутка барудан азат ителгән яки вакытлары кичектерлгән булса да, полиция вәкилләре аларны тотып армиягә җибәрү пунктына тапшырган. 🔸Йәмәндә хөситләр БМОның бер оешмасына һөҗүм иткән һәм берничә дистә хезмәткәрне тотык итеп алган. Аларның бишесе Йәмән ватандашлары, тагын 15е чит ил ватандашлары дип хәбәр итә CNN. Моннан тыш кораллы төркем элемтә өчен бөтен телефоннарны, компьютерларны да алган. 🔸Уфаның Киров районы балалар мәйданчыгында батут тоткычлары өзелү сәбәпле, балалар егылып төшкән, бер 14 яшьлек егет хастаханәгә озатылган. Аның баш мие селкенгән, сөякләре сынган. Егеткә операция ясалган. Mkset телеграм каналы язуынча, әлеге хәлдән соң батутны тиз арада алып куйганнар. @azatliqradiosi