TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29227

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры873Количество просмотров
Опубликован20 окт.20.10.2025, 07:31
Содержимое поста

Содержимое

Күптән түгел чит илдә оешкан Татар шурасы Мәскәүдәге Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәпне саклап калу турында Мәскәү мэры Сергей Собянинга хат юллаган. Бу хакта оешманың социаль челтәрләрендә хәбәр ителә. Алар аны ачык хат буларак та бастырган. Мөрәҗәгатьтә Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен ябу яки башка мәктәп белән кушу ихтималы борчылу тудыра диелә. Хатта әйтелгәнчә, Мәскәүдә татарлык белән бәйле белем оешмасының юкка чыгуы Русия Конституциясенә каршы килә. "Әлеге мәктәп күп еллар дәвамында заманча белем бирү стандартларын һәм этномәдәни компонентны уңышлы берләштергән уникаль белем үзәге булып торды. Ул татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән эшчәнлеге белән аерыла. Татарлар – Русиядә сан буенча икенче урында торган милләт. Мәскәүдә дә татарлар төп халыкларының берсе. Татар халкы башкала тарихына, мәдәниятенә һәм икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Татар халкының милли каһарманы исемен йөрткән һәм милли үзенчәлекне саклауга юнәлтелгән белем учагын бетерү – Русия Конституциясендә күрсәтелгән күпмилләтлелек, мәдәни тигезлек һәм үзара ихтирам принципларына каршы килә", дип языла ачык хатта. Татар шурасы Мәскәү мэриясеннән 1186 нчы Муса Җәлил исемендәге мәктәпне мөстәкыйль белем бирү учреждениесе итеп саклап калырга, этнокультура юнәлешен сакларга таләбен куйган. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi