TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29229

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры459Количество просмотров
Опубликован20 окт.20.10.2025, 11:03
Содержимое поста

Содержимое

❗️Ереванда тумышы белән Чечнядан булган һәм өйдәге көч кулланылу аркасында Русиядән китәргә мәҗбүр булган Айшат Баймурадова үле килеш табылган. Бу хакта Әрмәнстан полициясе хәбәр итә. Элегрәк Баймурадованың югалуы турында хәбәр ителгән иде. Хокук яклаучылар аны урлап Чечняга кайтарган булулары ихтимал дип әйтте. "19 октябрьдә Эчке эшләр министрлыгының полиция идарәсенә Еревандагы Демирчян урамында арендага алынган фатирларның берсендә бер хатын-кыз мәете табылуы турында хәбәр килде. Полиция хезмәткәрләре төркеме әлеге урынга китте. Фатирда 17 октябрьдә эзсез югалган 23 яшьлек Айшат Баймурадованың үле гәүдәсе табылды", диелә полция хәбәрендә. Хәзер тикшерү эше башланган, үлем сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Баймурадовага Чечнядан качарга Төньяк Кавказ хатын-кызларына ярдәм итүче хокук яклау оешмасы булышкан. Ереванда аның югалуы турында 17 октябрьдә активист Даниил Чебыкин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, кыз 15 октябрьдә кич йөрергә чыгып киткәннән соң өйгә кайтмаган һәм телефонга җавап бирмәгән. Чебыкин аны көчләп туган ягына кайтарган булулары ихтимал дип фаразлады, чөнки мондый хәлләр элек Европада, Грузиядә һәм Русия төбәкләрендә булды. Хәзер менә Ереванда да шундый хәл", дип язды активист. @azatliqradiosi