Содержимое
Әбҗәлил районы башлыгы ВИЧ инфекциясе арту турында белдерде Башкортстанның Әбҗәлил районы башлыгы Айрат Әминев социаль "ВИЧ инфекциясе белән хәл бик җитди дәрәҗәгә җитеп килә", дип белдерде. "Без республикада иң күп йогыш очраклары теркәлгән төбәкләрнең берсенә әверелдек. Саннар һәркемне уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш", — дип язган ул. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә районда ВИЧ йоктырган 295 кеше табиб күзәтүендә тора. 2025 ел башыннан бирле 19 яңа очрак ачыкланган, ә еллар буена авыру нәтиҗәсендә 200гә якын кеше вафат булган. Иң күп йогыш очраклары Аскарда (район үзәге — 63 кеше), Ялембәт (15), Ташбулат (13) һәм Михайловка авылларында (12) теркәлгән. Әминев ВИЧ инфекциясе Русия саклану министрлыгы белән килешү төзүчеләр арасында күп ачыклана диде. "Соңгы вакытта контракт нигезендә хәрби хезмәткә китәргә карар иткән ирләр арасында ВИЧ ачыклану проценты 15 процент тәшкил итте — бу коточкыч сан", дип китерә аның сүзләрен "Коммерсантъ-Уфа" басмасы . Әмма бу өзек Әминевның "ВКонтакте" һәм Telegram сәхифәләрендә хәзерге вакытта юк. Әбҗәлил районы башлыгы "бу проблемга барыбызның да кичекмәстән бергәләп җавап бирүе кирәк", дип белдерде. Аның әйтүенчә, 1 декабрьдән районда ВИЧ кисәтүгә багышланган айлык чара башланачак. Табиблар төркеме һәр авылга чыгып, халыкка бушлай һәм аноним тикшеренү мөмкинлеге тудырылачак. Тулырак 👉монда укыгыз.