Содержимое
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Япониядә ил тарихында беренче тапкыр хатын-кыз премьер-министр итеп сайланды. Парламент тавыш бирү нәтиҗәсендә илнең идарә итүче Либераль-демократик фиркасе рәисе Санаэ Такаитини премьер-министр итеп раслады. Ул Япония тарихында бу вазифага билгеләнгән беренче хатын-кыз булды. 🔹CNN үз чыганакларына сылтанып хәбәр итүенчә, АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның бу атна ниятләгән очрашуы кичектерелгән. Очрашу ни сәбәпле булмый калуы әлегә билгесез, әмма CNN чыганакларының берсе әйтүенчә, дүшәмбе көнне телефоннан сөйләшкән Рубио һәм Лавров Украинадагы сугышны туктату мәсьәләсендә бер фикергә килә алмаганнар. 🔹Франциянең элекке президенты Николя Саркози сишәмбе көнне Парижның 14нче округындагы «Санте» төрмәсенә җибәреләчәк — ул «Либия эше» нигезендә биш елга ирегеннән мәхрүм ителде. Сентябрь ахырында Париж мәхкәмәсе 70 яшьлек Саркозины мәрхүм либия лидеры Муаммар Каддафидан сайлау кампаниясен финанслау өчен миллионлаган евро алуында гаепле дип тапты. 🔹Bloomberg язуынча, АКШ Сенаты Русиягә каршы санкцияләр турындагы канун өлгесен карауны кимендә Дональд Трампның Путин белән очрашуы узганчыга кадәр кичектергән.