TGTGInsightаналитика telegramLIVE / telegram public index
← Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы avatar

TGINSIGHT POST

Post #29237

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Просмотры408Количество просмотров
Опубликован21 окт.21.10.2025, 08:18
Содержимое поста

Содержимое

Башкортстаннан активист һәм журналист Ольга Комлева тикшерү изоляторында тавышын югалткан «Экстремистик берләшмәдә катнашу» маддәсе нигезендә гаепләнүче журналист һәм җәмәгать активисты Ольга Комлева хәбәр иткәнчә, 8 сентябрьдән ул сөйләшү мөмкинлеген югалткан. «8 сентябрьдән минем тавышым юк. Ирем белән очрашуда кәгазьгә язып аралашырга туры килде. Тикшерү изоляторы хезмәткәрләре дә, фельдшерлар да нишләргә белми. 28 октябрьдә буласы мәхкәмә ничек үтәчәк — беркем белми», — дип язган ул үзенең Telegram-каналында. «Моңа кадәр тавышым күп дигәндә җиде сәгатькә югала иде. Ә монда 8 сентябрьдән бирле кире кайтмый... Әлбәттә, чаралар күрә башладым, һәм мөмкин кадәр күңелемне төшермәскә тырышам», — дип өстәгән Комлева. Ольга Комлева 2024 елның 27 мартыннан бирле сак астында. Быел җәй аны «экстремистик берләшмәдә катнашу» (ФБК белән бәйле) һәм «сугыш турында ялган мәгълүмат тарату» маддәләре нигезендә 12 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әлеге вакытта Дүртөйле районы, Иванай авылындагы СИЗОда тотыла.