Содержимое
Тольятти мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә тагын биш кешене хөкем итте 21 октябрьдә Тольятти шәһәрендә мәхкәмә "Баймак эше" фигурантлары Өметбай Дәүләтбирдин, Юнир Исламголов, Идел Кәримов, Кәбир Сөярголов һәм Газизҗан Хәйбуллинга өч ел ярымнан өч ел да сигез айга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү карары чыгарды. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты хәбәр итте. Бишесен дә "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу" һәм "хакимият вәкиленә тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырмаган көч куллану" нигезендә гаепле дип табылган. Мәхкәмә Сөярголов белән Хәйбуллинны — һәркайсын өч ярым елга, Исламголов һәм Дәүләтбирдинны — һәркайсын өч ел да җиде айга, ә Кәримовны — өч ел да сигез айга иректән мәхрүм итәргә карар кылган. "Idel.Реалии" мәгълүматларына караганда, 14 октябрьдә узган бәхәсле утырышта дәүләт гаепләүчесе Кәримов белән Исламголов өчен җиде ел, ә Дәүләтбирдин, Сөярголов һәм Хәйбуллин өчен җиде ярым ел колония җәзасы сораган булган. Шулай итеп, 21 октябрьгә Баймактагы протестларда катнашкан 63 кешегә беренче инстанция мәхкәмәләре хөкем карарлары чыгарды. Тулырак 👉монда укыгыз.